Депутатка юлланган сорауларның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык тармагына, милекне рәсмиләштерүгә багышланган иде. Парламентарийга күп балалы гаилә фатир алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
- Чиратта күптәннән торабыз. Ләкин, кызганычка каршы, алга китеш күзәтелми, - дип белдерде гаилә башлыгы. Әлеге сораулар, башкалар кебек үк, Марат Гадыевич тарафыннан өйрәнелеп, контрольгә алынды.
- Әлмәтлеләр бик актив халык. Мин үзем монда бик еш булам һәм иң беренче чиратта әлмәтлеләр белән очрашуны хуп күрәм. Мондый актив кешеләр генә җәмгыятьне уңай якка үзгәртә алалар, - дип белдерде Дәүләт Советы депутаты.
Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте