Әлмәтнең 4 нче мәктәтбендә “Техник модельләштерү һәм конструкцияләүнең шәхес буларак формалашуда мөмкинлекләре” дигән темага республика семинары узды. Чарада Татарстанның 22 муниципаль районыннан 86 укытучы катнашты. Семинар –практикумның тантаналы өлешеннән соң 4 нче мәктәп укытучысы Илшат Яруллин һәм “Яшь техниклар станциясе”нең өстәмә белем бирү педагогы Наил Бадыкшин үзләренең эш тәҗрибәләләре белән уртаклаштылар, мастер –класс күрсәттеләр.
Чара ахырында күтәрелгән тема буенча фикер алышу узды.