Иртәнге киңәшмә район башлыгы Айрат Хәйруллинның «Нечкәбил» республика бәйгесендә катнашып призлы урыннарга лаек булган полиция майоры Эльвиры Гафурова һәм «Лукоморье» балалар бакчасы мөдире Альбины Гатинаны тәбрикләвеннән башланды. Айрат Ринатович мөхтәрәм хатын–кызларыбызны җиңүләре белән котлап уңышлар теләде.
Алга таба узган атнага йомгак ясалды. Әлмәт муниципаль районында наркоманияне кисәтү буенча алып барылган эшчәнлек турында доклад белән район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова чыгыш ясады. Киңәшмә ахырында алдагы атнага эш планы расланды, уздырылачак чаралар хакында сөйләшенде.