“Әлмәтлеләр “Яшел фитнес” белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

 «Яшел фитнес» бу атнада Әниләр көненә туры килде. Шуңа күрә дә бу көнне әниләргә аерым мөнәсәбәт булды. Фитнес дәресләре барган вакытта балалар волонтерлар белән берлектә әниләренә открыткалар ясадылар.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, “Яшел фитнес”ка теркәлү  заманча  IT-технологияләрне кулланып 5 секунд вакытны гына ала башлады. Моннан тыш һәркем үзенең рейтингы белән  http://www.zelfi.ru/сайтында таныша ала.

Якшәмбе очрашуы яңа традиция белән тәмамланды. Өч мәйданчыкта “Яшел фитнес”ны берләштерүче  бию башкарылды, спорт чарасы бергәләп фотога төшү белән йомгакланды.

 Егор Рафиков, проектың PR-менеджеры

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International