Әлмәттә пейнтбол буенча турнир узды

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

"Феникс" Әлмәт пейнтбол клубы мәйданында "Татнефть" ААҖ Медсанчасте һәм Әлмәт хезмәткәрләре арасында пейнтбол буенча икенче турнир үтте. Ярышларны Медсанчасть администрациясе һәм яшьләр комитеты коллективны берләштерүгә ярдәм итүче ысул буларак сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау максаты белән оештырылды. Турнирда Медсанчасть бүлекләре хезмәткәрләреннән торган дүрт команда:«Прайд» (стационар төркеме), «Фиксики» (поликлиника төркеме) һәм ике «Адреналин» һәм «Ураган» реанимация төркеме катнашты. 

Ярышларның беренче минутларыннан ук каты көрәш барды. Кызлардан гына диярлек торган «Фиксики» поликлиника командасы ярышташларына юл куймады һәм барлык командаларны җиңеп чыкты. «Прайд» икенче урынны, өченчене - «Ураган» командасы яулады. Барлык катнашучылар бик күп шатлыклы хисләр кичерде, ә җиңүчеләр истәлекле статуэткалар, дипломнар һәм бүләкләр алдылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International