ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ике көн эчендә республиканың 14 районнарыннан җыелган ярышта катнашучылар спорт мәйданында иң көчлеләрне ачыклаячак.
Футбол буенча ярышлар бүген Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә үтте.
Спартакиада 2012 елдан бирле уздырыла, 8 спорт төрендә: чаңгы ярышлары, волейбол, бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү һәм шахматлар.
Район башлыгы Айрат Хайруллин спортсменнарны дәртләндерде һәм аларга уңыш теләде.
Резеда Исмагилова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте