Татарстан Республикасында 2016 елның 25 ноябрь көненә 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 250,4 мең кв. метрлы 472 фатирлы 140 торак йорт гамәлгә кертелгән. Дәүләт торак фонды планы буенча ел ахырына кадәр 227,9 м ең кв. метрлы 955 фатирлы 102 торак йортны гамәлгә кертү көтелә. Алардан 42 объекты сафка кертелгән, 59 - әзерлеге югары дәрәҗәдә, уртача дәрәҗәдәге әзерлегктә - 1 объект.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР хезмәт инспекциясе 2016 ел башыннан 1478 тикшерү үткәргән. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәмәү өчен 18 млн. 216 мең сумга 481 карар чыгарылган.
Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Дәүләт торак фонды арасында имзаланган килешү нигезендә ятим балаларга 311 торак алынган. 204 торак ятим балаларга яллау килешүе буенча бирелгән. Калган 107 торакны 2016 елның 11 декабрь көненә тапшыру карала.
5 һәм аннан артык күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында гаиләләгә теркәлгән 42 сертификаттан 25 ноябрь көненә 35 сертификат гамәлгә ашырылган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп бурычларның берсе - гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү программасын һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру. Торак төзелеше объектларының барысы да ваытыныда тапшырылырга тиеш, диде ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, хәзерге вакытта киләсе 2017 елда төзелеш программаларын гамәлгә ашыруга әзерләнү мөһим.
Шуннан ТР ДТФ башкарма директоры чыгыш ясады. Ул фондка килгән түләүләр, социаль ипотеканың 2016 елда финанслануы турында хәбәр итте. 2017 елда планнар буенча 526 мең кв метр торакны төзү каралган.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы 2016 елда 105,2 % тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, катлаулы һава торышына карамастан, тармак елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлый. Гомумән авыл хуҗалыгы продукциясе индексы 105,2 % тәшкил итте, терлекчелектә - 100,9 %, үсемлекчелектә - 109,5 %.
"Елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлап, без киләсе елда үсемлекчелектә 10 %лык үсеш бурычын куябыз. Аңлыйбыз - әлеге бурыч бу тармактагы һәммә кешедән зур тырышлык таләп итә", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм территориаль авыл хуҗалыгы идарәләре үтеп баручы ел нәтиҗәләрен анализлау эшен һәм һәр инвестиция компаниясенең үсешкә мөмкинлекләрен табу эшен алып баралар. "Декабрь уртасына кадәр без бу эшне тәмамларга тырышырбыз, - диде ул. - Без районнар башлыкларына, вакыт табып, бу эшне тәмамлауларын сорап мөрәҗәгать иттек. Һәрберсе бүгеннән үк үзенең ким якларын белергә, һәм бергәләп үз предприятиесе, үз районы өчен үсеш мөмкинлекләрен билгеләргә тиеш".
Министр минераль ашламалар белән тәэмин ителү мәсьәләсе буенча хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты гектарына 65 килограммнан да ким булмаган ашлама туплауны таләп иткән иде.
«Каты корылык булса да, үсемлек кирәк хәтле тукландырыла, һәрвакыт яхшы уңыш алына", - дип билгеләде Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренчә, минераль ашламаларны туплау дәрәҗәсе районнарда төрлечә. Бүгенге көнгә гектарына 18,6 кг тәэсир итүчән матдә тупланган, бу узган елдагыдан күбрәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та муниципаль районныра башлыкларын ашламалар туплау мәсьәләсенә бик җитди карарга өндәде.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин җирле урыннарда әлеге мәсьәләләргә җитди карашта булырга чакырды. Торак төзелеше буенча эшне контрольдә тотарга һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә минераль ашламаларны тиешле күләмдә туплап калдырырга кирәк, дип киңәш бирде.
Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте