Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская Әлмәттә семинар-киңәшмә үткәрде

2016 елның 25 ноябре, җомга

Социаль-хезмәт өлкәсендә дәүләт гарантияләрен саклау фикер алышуның төп темасы булды.

Сария Харисовна район башлыгы Айрат Хайруллинны Әлмәттә семинарны оештыруда ярдәм күрсәтү өчен рәхмәт белдерде. ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил күчмә киңәшмәләр, гариза бирүчеләр белән очрашулар, аудио һәм видео кабул итүләрнең уңай нәтиҗәләр китерүен билгеләп үтте.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнар мөрәҗәгатенең зарарлы һәм куркыныч хезмәт факторлары булган предприятиеларда эшләүчеләрнең  хезмәтне саклау, эш хакын түләмәү, хезмәт хакын арттыру, гарантияләр һәм акчалата түләүләрне бирү мәсьәләләренә кагылуын билгеләде.

Аеруча инвалидларны реабилитацияләү ысуллары, шифаханә-курортта дәвалану белән, ятим балаларны яшәү урыны белән тәэмин итү мәсьәләләре, алданган өлешчеләр һәм башка темалар буенча күп мөрәҗәгатьләр кабул ителә. 

Резеда Исмагилова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International