Әлмәт районы юл оешмалары кышкы эшчәнлеккә әзер

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Татарстанда республика Юл фондыннан төбәк юлларын карап тотуга 3,5 миллиард сумлап акча бүленде. Хәзерге вакытта финанслау буенча проблемалар юк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде.

Министр сүзләренчә, Татарстанда «Татавтодор» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ һәм «Каздорстрой» ҖЧҖ кебек эре подряд оешмалары эшләп килә. Һәрбер районда аларның филиалы яки юл участоклары эшчәнлеге оештырылган.

«Төп подряд оешмалары юлларны карап тоту буенча озак сроклы килешүләр нигезендә эшли, – дип билгеләп үтте министр. – Гамәлдәге килешүләр белән подряд оешмалары федераль юлларны 2018 елга кадәр тәртиптә тотачак. Төбәк юллары буенча өч еллык килешү системасы каралган. Алар буенча килешү срогы 2017 ел ахырында төгәлләнә. Ә муниципаль юллар буенча килешүләр җирле муниципаль оешмалар белән төзелә, алар бер елга финанслана. Бу килешүләр ел ахырына кадәр гамәлдә һәм киләсе яңа ел өчен килешүләр төзү эшләре бара».

«Заказчы кушуы буенча подрядчы килешүдә каралганча эшне тулаем башкарып чыга. Бүгенге көнгә финанслау буенча бернинди тоткарлыклар юк», – дип билгеләп үтте Ленар Сафин.

Киләсе елларда юллар өчен акча бүленгәндә Ленар Сафин һәр елны сумманың 10 процентка индексацияләнүен, ягъни һәр елны финанслану 10 процентка арта баруын җиткерде. «Хәзерге вакытта безнең төп подряд оешмаларында техниканың 80 проценты яңарды. Килешүләрдә техниканың төп таләпләре – чыгу, файдалану вакыты төгәл язылган. Барысы да тикшерелеп тора», – диде ул.

Әлмәт муниципаль районында шәһәр эчендәге юлларны чистартуны   «ГУАД» МУП башкара. Бүгенге көндә махсус техниканың һәм бозлавыкка каршы материалларның 100 процентта  булуы билгеле.

Барлык авыл җирлекләре “Әлмәт-Автодор” җәмгыяте, фермерлык хуҗалыклары, эшмәкәрләр белән  белән юлларны чистартып карап торуга килешү төзегән.

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International