Әлмәттә әниләр бәйрәме узды

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

 Әлмәттә әлеге күркәм, газиз әниләргә дан җырланган бәйрәм бүген драмтеатр бинасында үтте. 

Тантана сәбәпчеләрен район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрик итте. Аның искәртүенчә районда 55 меңнән артык ана яши. Аларның 25 меңе яшь әниләр. Гаиләләрдә 40 меңнән артык бала тәрбияләнә. Төбәктә асрамага бала алып, аларга күңел җылысын өләшүчеләр дә байтак. Наҗия Мисбаховна әниләрнең эштә дә сынатмауларын, төрле тармакта хезмәт куюларын искәртте, күркәм затларга рәхмәтен җиткерде.

Әлмәт хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Гүзәл Еремеева, район Советы депутаты Надежда Парфенова да сәхнә түреннән иң изге теләкләрен җиткерде. Күп бала тәрбияләүче әниләребез хөкүмәт һәм җирле бүләкләр белән дә бүләкләнде. 3 кешегә “Ана даны” медале тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International