Депутатка әлмәтлеләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай да сорауларның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык тармагы буенча иде.
- Бу бик актуаль сорау. Халык безнең ярдәм итәчәккә ышана. Ә без үз чиратыбызда аларның ышанычларын акларга тырышабыз. Күп сораулар урында чишелә. Гражданнар безгә рәхмәтләрен бик еш белдерәләр, - дип билгеләп узды Ринат Шамильевич.
Капиталь ремонт буенча компенсация, җир участогын, йортны рәсмиләштерү – әлеге сорауларның барысы да депутат контроленә алынды.
Кабул итү тәмамланганнан соң, Ринат Хәйров «Әлмәт -Водоканал» җәмгыятендә отчет җыелышында катнашты.
Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте