Әлмәт егете ортопед велосипедлы булды

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бөтендөнья Инвалидлар көне алдыннан әлмәтле Артур Сабитовның хыялы тормышка ашты.

Аңа район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән өч тәгәрмәчле ортопедик велосипед бүләк иттеләр. Быел җәй ДЦП диагнозы булган Артур 3,5 км дистанциягә ярыммарафон призеры булган иде. Бу уникаль спорт казанышын күрми калмадылар. Артур Сабитов яши торган күпфатирлы йортны капиталь ремонттан соң тапшырганда егет район башлыгы янына килә һәм үзенең хыялы турында әйтә. Айрат Ринатович егетне танып ала һәм якын арада аның велосипедлы булачагын вәгъдә итә. Һәм менә, ниһаять, егет велосипедлы булды. Бүләкне аңа район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова тапшырды.

Сүз уңаенда әйткәндә, Артурның ВКонтактеда «Помощь нуждающимся г.Альметьевск» дигән хәйрия төркеме бар. Егет мәчеткә йөри, спорт белән шөгыльләнә. Аның хыялы – эшкә урнашу, җәмгыятькә файда китерү һәм матур гаилә кору.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International