Әлмәттә Александр Бубновның шәхси күргәзмәсе ачылды

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

 А.П. Бубновның сәнгать һәм график эшләре әлмәтлеләр өчен зур бүләк булды. Әлеге бүләкне Әлмәт нефть институты ректоры вазифаларын башкаручы Р.З.Нургалиев ясады.  

Күргәзмәне ачуда район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да катнашты. Ул Бубнов әсәрләренеж мәктәптә укыту-тәрбия эшчәнлеген алып бару өчен бик отышлы дип  билгеләп узды.  

Картиналар галереясы директоры  Р.Р. Минабутдинова күргәзмәне оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен  нефть институты  җитәкчелегенә  һәм “Татнефть”компаниясенә рәхмәт җиткерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International