Киңәшмә мәктәп экопатруле республика бәйгесендә җиңүчеләрне котлау белән башланды. Әлмәтлеләр беренче урынны яулады. Алга таба референдум буенча нәтиҗәләр ясалды.
Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Фая Якупова агымдагы ун ай дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясады. 22 ноябрь көнне драмтеатрда Әниләр көненә багышланган чара булып узды. 25 е көнне Әлмәт политехника техникумының 50 еллыгына багышланган чара узачак.