Әлмәт медсанчастендә КВН фестивале узды

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Учреждение хезмәткәрләре  арасында узган КВН фестивалендә өч команда көч сынашты: поликлиникадан «БЭМС», стационардан «Шикэрные люди» һәм кабул итү бүлеге, реанимация һәм оперблоктан «Неадекватные люди». Конкурсантлар уенына жюри бәя бирде. Аның составында ЭВН буенча баш табиб урынбасары Л.К. Ризатдинов, оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары С.А. Мурзина, техника буенча баш табиб урынбасары Р.А. Гыймадиев, икътисад буенча баш табиб урынбасары Е.Н. Әкрамов, шулай ук фестивальнең кунагы, Әлмәт КВН клубы директоры И.А. Антоновалар бар иде.

Командалар бөтен этапларда да сынатмадылар. Өч бәйге йомгаклары буенча беренче урын «Неадекватные люди» командасына бирелде. Икенче урында - «БЭМС», өченчедә -  «Шикэрные люди». Катнашучылар артистлык ягыннан да, шаярта белү ягыннан да зур осталыкларын күрсәттеләр. Җанатарлар исә хезмәттәшләренә көч-дәрт биреп тордылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International