Якшәмбе авыл җирлекләрендә үзарасалым буенча референдум узды. Референдум 36 муниципаль берәмлектә оештырылды. 34 авыл җирлегендә тавыш бирергә килүчеләр саны 65,48 процент булган һәм ул узды дип саналган. Референдумда барлыгы тавыш бирү исемлегенә кертелгән 37009 кешенең 18702 се катнашкан, ягъни 50,53 процент.
Үзарасалым акчасына Яңа Кәшердәге иске клубның түбәсен ябу һәм фасадын ремонтлау күздә тотыла. Район башлыгы биредә спорткомплекс ясарга тәкъдим иткән. Тиздән 300 урынлык яңа Мәдәният йорты куллануга тапшырылачак. Ике балалар мәйданчыгы да булачак. Ак Чишмәдә 2016 елгы акчага Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл урнаштыру һәм быел җыеласы үзарасалымга аның әйләнә-тирәсен төзекләндерү, Бикәсазда клубның керү урынын ремонтлау, күл буен ясау, Болгарда сулыкка кадәр юлга вак таш җәю планга кертелгән.