Кышын барыбызга кояш яктысы җитми, гел йоклыйсы килеп тора, эш көннәре соры булып күренә. Әлмәтлеләр бу хандраны булдырмас өчен актив булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк икәнен беләләр.