Әлмәт эшмәкәрләре аз милекле гаиләдән булган балалар белән кинога барырга җыена

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

10 ноябрьдә район башлыгының эшмәкәрләр белән булып узган бизнес-очрашуында бергәләп патриотик рухта булган кино карарга бару турында сүз кузгатылган иде. Бизнес вәкилләре әлеге кинога ятим балалар һәм аз милекле гаиләдән булган балалар белән бергәләп бару мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Әлеге фикерне куәтләгән эшмәкәрләргә алдан 17 ноябрь көнне сәгать 12 гә кадәр e-mail:uvtpp@bk.ru  адресы буенча теркәлергә кирәк. Хатта исем-фамилия, контакт белешмәләрне хәбәр итәргә кирәк. Урыннар саны чикле.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International