Россиядә мех эшләнмәләренә мәҗбүри маркировка кертелде. РФ хөкүмәте кабул иткән карар буенча 2016нчы елның 1 декабренә кадәр илдәге бөтен мех әйберләре чипланып бетәргә тиеш.
Моннан соң чипсыз мех эшләнмәләрен сатарга ярамый, дигән сүз. Ил өчен маркировка контрафакт белән көрәшү өчен кирәк, ә халыкка бу яңалык алданмаска ярдәм итә. Хәзер, сатып алучылар кибеттә үк телефоннарына махсус приложение көйләп, мех эшләнмәсе турында бар мәгълүматны таба алачак: аның нәрсәдән, ничек һәм кайсы оешмада эшләнгәнен.
Сатучылар өчен яңалык өстәмә чыгымнар тудыра. Шуңа мех эшләнмәләренә бәя арта, дип фаразлана. Безгә хас булганча, халык бәяләр артканчы, тун алырга ашыга.