Әлмәтлеләр “Древо жизни” төбәкара экология фестивалендә катнаша алалар

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрь көнне  VI ачык төбәкара экология фестивале старт ала. Фестиваль “Синең табигатең” балалар һәм яшьләр хәрәкәте кысаларында Вернадский исемендәге дәүләт геология музее базасында, Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мосприрода” ярдәме белән уздырыла..

«Древо жизни»  2012  елда беренче тапкыр үткән булган. Чараның төп максаты – балаларда экологиягә карата белем һәм тәҗрибә кызыксынуы уяту.   5 ел эчендә  «Древо жизни» үзенең география киңлеген арттыра төшкән һәм анда катнашучылар саны да арткан.

Фестивальдә 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган балалар, аларның әти-әниләре һәм педагоглар катнаша ала. Җиңүчеләр “Артек” халыкара балалар үзәгенә юллама алачаклар. Фестивальне  Оксана Федорова һәм Арина Шарапова алып барачаклар.

Катнашырга теләк белдерүчеләргә  twoyapriroda@yandex.ru, адресы буенча заявка җибәрергә мөмкин. Анда  массакүләм мәгълүмат чарасының адресы һәм вазифагыз язылырга тиеш. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International