Кабул итү барышында әлмәтлеләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Ветеран үзенең 80-яшьлек саллы юбилеен билгеләп үтүдә ярдәм сорады. Айрат Хәйруллин өлкән яшьтәгеләрнең һәрдаим игътибар һәм хөрмәттә булуларын билгеләп узды һәм юбилейны тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәкбез, дип ышандырды.
Сабанчы авылында яшәүчеләр юлны ремонтлауны сорадылар, карьер белән булган мәсьәләдә булышлык күрсәтүне сорадылар. Айрат Ринатович Кәләй авылы җирлеге башлыгы Анатолий Спиридоновка Экология департаменты һәм башкарма комитетның төзелеш идарәсе белән берлектә әлеге мәсьәләләрне чишәргә кирәк булачагын белдерде.
Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте