Очрашу кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән берлектә оештырылды. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Айнур Исхаков билгеләп узганча, кагыйдәләр Федераль законнар нигезендә кабул ителгән. Яңа кагыйдәләр 34 бүлектән 139 маддәдән тора, аларда биналарның, корылмаларның, җир участокларының, йорт яны участокларының ни рәвешле булырга тиешлеге турында таләпләр аңлатылган.
Әлеге кагыйдәләргә битараф карашта булганнарны һәм аларны үтәмәүчеләрне административ җаваплылык һәм штраф санкцияләре көтә.
Айнур Исхаков эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, яңа кагыйдәләр белән Әлмәт муниципаль районы сайтында һәм pravo.tatarstan.ru порталында танышырга мөмкин булуын бәян итте.
Реклама, мәгълүмат һәм шәһәр бизәлеше департаменты директоры Эльдар Галимов реклама конструкцияләрендәге яңа үзгәрешләргә басым ясады.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов эшмәкәрләрне «Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга стратегия үсеше белән таныштырды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте