Әлмәттә күкрәк рагына каршы декада бара

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Бу көнне билгеләп үтүнең төп максаты – әлеге зур проблемага җәмгыятьнең игътибарын тарту, халыкның ракка каршы хәбәрдар булуын, аның сәбәпләрен һәм профилактик чараларны белүне тәэмин итү.

Статистика буенча, 43 процент рак авыруларын тәмәке тартуны ташлау, физик активлык, витаминнарга бай ризыклар ашау, кояшта һәм солярийда булуны киметү ярдәмендә булдырмыйча калып була.

Чираттагы күләмле акция 12 ноябрьдә «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узды “Әлмәт - күкрәк рагына каршы” акциясенә 560 хатын-кыз кушылган. Аларның 88 дә төрле авырулар табылган, 6 сында рак булу ихтималы ачыкланган, бер хатын-кызга тән рагы диагнозы куелган. Онколог һәм маммологлар, шулай ук пластик хирурглар хатын-кызлар белән очрашу барышында ханым һәм туташларга күкрәк рагын дәвалау һәм булдырмый калу буенча лекцияләр укыганнар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International