Әлмәтлеләр “Мәктәп экопатруле” республика бәйгесендә җиңү яуладылар

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Казанда “Мәктәп экопатруле” хәрәкәтендә актив катнашучыларны котлау тантанасы булды. Җиңүчеләрне ТР премьер-министры Ильдар Халиков котлады.

Яшь экологлар табигать законнарын бозу очрагын сурәтләгән 5 меңнән артык фотофакт тәкъдим иттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча яшь әлмәтле Валерия Сабирова “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче,  Әлмәт районы иң актив район дип табылды.

Мәктәп укучыларын экопатруль эшчәнлегенә җәлеп итү дәвам итә. Әлеге юнәлешнең популярлашып китүе нәтиҗәсендә Әлмәт муниципаль районы буенча катнашучыларның артуы көтелә. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International