Район башлыгы Айрат Хәйруллин 23 нче «Менеджер» мәктәбендә ачык дәрестә булды

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

 «Менеджер» мәктәбе   - яңача укыту алымнарын кулланып эшләүче мәктәп. Биредә сабыйлар, урта һәм өлкән сыйныф укучылары  өчен бердәм комплекста белем бирү каралган.

Айрат Хәйруллин сыйныф, хореография бүлмәләрен, остаханәләрне, сәламәтләндерү пунктын, бассейнны һәм башкаларны карап йөрде.

Район башлыгы укытучылар һәм мәктәп балалары белән фикер алышты, белем йортының казанышлары белән кызыксынды.  

- Шәхси белем бирү учреждениесенә өстенлек биргән ата-аналар белем сыйфатының югары булуын таләп итәргә тулы хокуклы, - дип белдерде Айрат Ринатович.

 Алга таба район башлыгы 7 нче сыйныфта рус теленнән ачык дәрестә катнашты. Дәресне тәҗрибәле укытучы Елена Мосенкова алып барды. Ул укучыларга хәл әйләнмәсе темасын аңлатты.

 Айрат Хәйруллин рус телен иң мөһим предметларның берсе дип атады, укучыларга аны бик тырышып укырга киңәш бирде..

- Бүген сез узган тема – катлаулы, шул ук вакытта кызыклы да. Пушкинны укыгыз, аның шигырьләрендә хәл әйләнмәләре бик күп. Сез шунда рус теленең нинди бай булуын аңларсыз.Сабыр булыгыз, белем эстәгез – болар барысы да сезгә киләчәк тормышыгызда бик кирәк булачак. Укытучыгыз – навигатор, сез аның артыннан ныклы ышаныч белән атлый аласыз, - дип киңәш бирде укучыларга район башлыгы. 

Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International