Чираттагы күләмле акция 12 ноябрьдә «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узды. Аның кысаларында онколог һәм маммологлар, шулай ук пластик хирурглар хатын-кызлар белән очрашты. Белгечләр ханым һәм туташларга күкрәк рагын дәвалау һәм булдырмый калу буенча сөйләделәр. Шунда ук хатын-кызлар маммография һәм ультратавыш тикшеренү аппаратында да каралу мөмкинлегенә ия булды.
Күкрәк рагы Россиядә онкологик авырулар арасында киң таралганы санала. Ел саен илдә 50 мең хатын-кызга әнә шундый куркыныч диагноз куела. Шул ук вакытта республикада да авыруның ачыклану процентлары арту күзәтелә. Хатын-кыз сәламәтлеген яклап чыккан флешмоблы әлеге акция Татарстанда алып барылган күләмле эшнең бер өлеше санала.