Порталда мондый мөмкинлекләр бар: хезмәтне электрон рәвештә алу өчен гариза биреп була; хезмәтләрне “on-line” түләргә ( дәүләт пошлиналарын, административ штрафларны, салым бурычларын, торак-коммуналь хезмәтләре, элемтә (телефония, Интернет, телевидение һ.б. лар) өчен түләргә, электрон чиратларга язылырга ( дәүләт һәм муниципалитет учреңдениеләре белгечләренә) була.
Бүген Татарстанда ЮХИДИ штрафларының 25 проценты электрон рәвештә түләнә, чит ил паспортларының 19 проценты электрон рәвештә тутырыла. Кайбер хезмәтләрне электрон рәвештә алуны кулланучылар кулайрак күрә: балалар бакчасына гаризаларның 59 проценты электрон рәвештә бирелде, ЗАГСка язылу өчен гаризаларның 74 проценты электрон рәвештә кабул ителде.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне республиканың барлык муниципаль районнарында зур идарәче компанияләре Портал аша кабул итә.