Әлмәт районында Пенсия Фонды хезмәткәрләре исеменнән өйдән – өйгә йөрү очраклары теркәлгән. Бу кешеләр төрле сәбәпләр белән пенсия тупланышын дәүләтнеке булмаган төрле пенсия фондына күчерүләрен сораганнар.
Пенсия Фонды хезмәткәрләре өйдән - өйгә йөрми, һәм пенсия тупланышын төрле пенсия фондына күчерү турында документ сорамый.
Россия Пенсия Фонды Татарстан республикасының шәһәр һәм районнарында “ мобиль клиент хезмәте” барлыгын искәртә. Россия Пенсия Фонды хезмәткәрләренең таныклыгы бар, һәм алар аны гражданнар таләп итүгә күрсәтергә тиеш.