Әлмәт мөхтәсибәте җирле халыкны 20 ноябрьдә татарча диктант язарга чакыра.
Бу белем бирү чарасы татар телен саклау һәм үстерү максатында Әлмәт мөхтәсибәте тормышка ашырган “Туган телем” проекты кысаларында оештырыла. “Татарча диктант” акциясендә өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала. Диктант Әлмәтнең үзәк мәчетендә 14.00 сәгатьтә башланачак. “5”ле билгесенә язганнарга бүләкләр тапшырылачак.
Әлмәт мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге шәһәрдә быел сентябрьдән татар теле курслары да ачып җибәргән иде.