Әлмәт эшмәкәрләре район башлыгы Айрат Хәйруллин белән очрашты

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Очрашу  «iпляж» коворкинг-кафесында узды. Иртәнге аш вакытында эшмәкәрләр көнүзәк сорауларын район башлыгына җиткерделәр.

Шуны билгеләп узарга кирәк, мондый формаль булмаган очрашуны оештырырга кирәклеге турында   Айрат Хайруллин үзе тәкъдим ясады. Очрашу Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм көньяк-көнчыгышы сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырылды.

– Без очрашуны шушындый ирекле формада оештырырга булдык. Сезнең фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне ишетәсебез килде, - дип белдерде Айрат Ринатович сүз башында.

Районда туризмны үстерү, батут үзәге ачу, булачак эшмәкәрләргә остазлык ярдәме, инновацион технологияләрне куллану, фермерлык хуҗалыкларында терлекчелек тармагын үстерү һәм башка төр мөһим сораулар яңгырады очрашу барышында.

 Айрат Хайруллин, бизнесменнарның сорауларына җавап биргәндә Әлмәт районының киң үсешен чагылдырган Стратегия-2030 документына игътибар итәргә кирәзклеген ассызыклады.

-Сорауларның күбесенә җавапны әлеге документта табарга була. Вакыт табып, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләсе очрашуны 19 ноябрьгә билгелик, - диде ул һәм көтмәгәндә эшмәкәрләргә бергәләп кинога барырга тәкъдим ясады.

Эшмәкәрләр соңыннан үзара сөйләшеп,фикер алыштылар, мондый очрашуларның берләштерүен әйттеләр. Район башлыгының инвестиция үсеше буенча урынбасары Ратмир Мәүлиев эшмәкәрләрне яңа проектта катнашырга чакырды.

 Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International