Бүген – туй, иртәгә – тормыш. Гаилә кыйммәтләрен саклап калу, үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту – мөһим мәсьәләләр булып тора. Бу турыда ЗАГС та зур сөйләшү булып үтте. Анда районның сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы урынбасары Николай Зотов, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова, яшьләр, башка күп кунаклар катнашты.
Сөйләшү барышында ведомствоара элемтәне ныгыту, ЗАГСта гаилә конфликтларын чишүче психолог службасы булдыру зарурлыгы турында да карар кабул ителде.
Лилия Сабитова, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте