Киңәшмәне ачып, Айрат Ринатович яңа билгеләүне атады. Бишмунча авыл җирлеге башлыгы итеп элек “Нижнекамскнефтехим” җәмгыятендә баш белгеч булып эшләгән Рафаэль Мусин сайлап куелган. Айрат Хайруллин яңа җитәкчегә уңышлар теләде.
Алга таба район башлыгы узган атнага йомгак ясады. Иң мөһим чара дип ТР Президентының Әлмәткә нефть институтының 60 еллыгын билгеләп узуга багышланган чараларда катнашуын атады.
Үткән атнада шулай ук балалар технопаркы, “Агрополис” терлекчелек комплексы төзелеше һәм коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшмәләр булып узды. Шушы ук көнне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары А.М. Фролов һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы урынбасары И.И.Шәйдуллин Әлмәткә килделәр.
Айрат Ринатович “Луч” телекомпаниясендә оештырылган турыдан-туры элемтә барышында әлмәтлеләрнең сорауларына җавап бирде.
Эшлекле киәшмә барышында Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Айнур Исхаков чыгыш ясады. Экологик ситуациягә анализ ясап, экологик икеайлык дәвамында 48000 артык кешенең чарада катнашуын , 1316 машина чүп түгелүен бәян итте.
Бигәш сусаклагычының су саклау зонасы, шәһәр күле яр буе чистартылган, киләсе 2017 – Экология һәм җәмәгать киңлеге зонасы елында департамент тарафыннан ләм тоткарлаучы корылмаларны, кыргый карьерларны рекультивацияләү проектларын тормышка ашыру күздә тотыла. ТР буенча Роспотребнадзор территориаль идарәсе җитәкчесе Реваль Сәхәбетдинов билгеләп узганча, агымдагы елның 9 аенда районда 30167 инфекцион и 832 паразитар очрак теркәлгән. Хайваннарның тешләвеннән 548 кеше зыян күргән.
Киңәшмә азагында агымдагы атнага булган чаралар игүлан ителде. 8 ноябрь көнне Сахалин өлкәсеннән делегациянең Әлмәткә килүе көтелә,шушы ук көнне ӘМР Советының унөченче сессиясе һәм Әлмәт шәһәренең 12 нче киңәшмәсе булачак. 10 ноябрьдә бизнес вәкилләре белән очрашу узачак. РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан да чаралар каралган.
Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте