Әлмәттә яңартылган “Яшел фитнес” проекты старт алды

2016 елның 6 ноябре, якшәмбе

Бәйрәм чарасы Татарстанның 60 еллыгы исемендәге паркта үтте. Велооешма вәкилләре велосипедчылар өчен мастер-класслар күрсәттеләр.

Бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында – “Яшел фитнес”ның башында торучы “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының урынбасары Ринат Шәфыйгуллин, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “Нефтяник” хоккей клубы йолдызлары, “Братина” кубогы ияләре – Станислав Жучин һәм Роман Саттаров, “Яшел фитнес” проекты җитәкчесе Мурат Димитров та бар иде.

Бәйрәм чарасы бик күңелле узды һәм массакүләм флешмоб һәм салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International