Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. Бу көн Татарстан тарихына республикабыз үсешендә яңа этап башлану буларак керде.
Шул еллар дәвамында Россия Федерациясе кысаларында Конституция безнең, гражданнарыбызның ирекләре һәм хокуклары гаранты булып тора, җәмгыятьтә социаль-сәяси тотрыклылыкны, хакимият звеноларының көйле һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итә. Һәм бу шулай булырга тиеш тә, чөнки безнең Конституция халыкара һәм илебез законнарында тупланган иң яхшы якларны гына үз эченә ала, иң югары стандартларга җавап бирә.
Татарстанлылар, шул исәптән әлмәтлеләр, республиканың статусын билгели алды, социаль-икътисади сәясәтнең мөһим принципларын эшләде, күпмилләтле мәдәниятебез үсешенә нигез салды.
Сезнең барыгызга да чын күңелдән бәхет, иминлек, тотрыклылык, киләчәккә ышаныч телим.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин