Ярышлар Әлмәттә өстәл теннисы Федерациясе оешуның 40-еллыгына багышланды.
Шәхси беренчелектә катнашу өчен Татарстанның, Самара, Ижевск, Уфаның төрле почмакларыннан 200ләп спортчы килгщн иде. Аларны район башлыгы Айрат Хәйруллин кайнар котлады һәм булачак ярышларда уңышлар теләде.
Район башлыгы Федерация президенты Александр Токаревка югары бүләкне тапшырды. Физкультура һәм спорт өлкәсенә зур өлеш керткән тренерларны, укытучыларны шулай ук бүләкләделәр.
Өстәл теннисы бүгенге көндә Әлмәт районындагы 2200ләп кешене берләштерә. Монда югары һәм махсус белем учреждениеләре, нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәһәрнең төрле службалары һәм оешмалары керә. “Әлмәтнефть” нефть идарәсе һәм Әлмәт торба заводы каршында спорткомплексларда да әлеге спорт төре белән шөгыльләнәләр.