Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка бүген студентларның 1 нче тулай торагына сәяхәт оештырдылар. Тукай проспекты, 41 а адресы буенча урнашкан әлеге йорт быел быел зур үзгәреш кичерде – “Татнефть” ярдәме белән бинага капиталь ремонт ясалды.
Әлеге тулай торакта 200 гә якын студент яши. Алар өчен биредә барлык уңайлыклар да тудырылган. Һәр бүлмәдә душ кабиналары, суыткычлар урнаштырылган, зәвыклы ремонт ясалган. Ял итү залы, кер юу бүлмәләре яңартылган. Иң мөһиме, биредә канализация торбалары бөтенләе белән алыштырылган. Барлык эшләр дә кыска вакыт эчендә – ике ай чамасы вакыт аралыгында башкарылган. Студентлар яшәү шартларыннан канәгать. Президентка да алар бу уңайдан үзләренең фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.
Рөстәм Миннеханов АГНИның төп корпусы белән дә танышты, аудиторияләрдә, лабораторияләрдә булды. Соңгылары быел шулай ук яңартылган. Студентларның 1 нче йортын ремонтлауга һәм лабораторияләрне җиһазландыруга “Татнефть” барлыгы 178 020 200 сум акча бүлеп биргән. Компьютерлар һәм оргтехника сатып алуга һәм лицензияле программалар алуга компания 30 961 640 сум акча сарыф иткән. “В” корпусын яңартуга, институтны җиһазландыруга һәм фәнни хезмәтләр нәшер итү, фәнни конференцияләр уздыруга республика бюджетыннан 154 961 840 сум акча бүленгән.