26 октябрьдән "Минем яраткан табибым" интернет-кабул итүе старт алды.Ул ноябрьнең 30 ына кадәр дәвам итәчәк. Т
авыш бирү нәтиҗәләре буенча барлыгы 34 лауреат бүләкләнәчәк. “Иң яраткан балалар табибы“ исеменә лаек булучыны чит илгә юллама көтә. Ул Париж, Прага, Берлин, Амстердам, Хельсинки, Рим кебек шәһәрләрнең берсенә юлламаны үзе сайлап алачак. Икенче һәм өченче урынга лаек булучылар “Сосновый бор“ санаториена юллама белән бүләкләнә. Калган лауреатларны да призлар көтә. 6 декабрьдә Казанда үтәчәк “Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе“ Россия конгрессы кысаларында әлеге бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булачак.