Гемморагик бизгәк турында сөйләргә һәм Әлмәттә яшәүчеләрне кисәтергә кирәк. Әлмәт районы территориясендә әлеге чир белән авыручы 61 кеше теркәлгән, бу уртача республика күрсәткечләреннән югары. Роспотребнадзор территориаль оешмасы белгечләре сүзләренә караганда, чир бик җитди һәм аннан саклану чараларын да төгәл үтәргә кирәк.
Гемморагик бизгәк март– апрель айларында аеруча нык арта. Инфекция таратучылар булып нигездә урманда яшәүче кимерүчеләр санала. Күп кенә кешеләр яз көне урман массивларында булганнан соң, иске бакча йортларында эшләгәннән соң әлеге авыруны ияртә.