Киңәшмәдә Әлмәт шәһәре прокуроры Рафаэль Шакиров үзенең чыгышында хокук саклау органнарының эшчәнлеге белән таныштырды.
Әлмәт шәһәре прокуратурасы тарафыннан ел башыннан алып коррупция белән бәйле 183 закон бозу очрагы теркәлгән булган. Нәтиҗәдә 7 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 104 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 4 җинаять эше кузгатылган, 74 муниципаль норматив-хокукый актка чик куелган.
Район башлыгының корупциягә каршы көрәш мәсьәләсе буенча киңәшчсе Ленар Вәлиев билгеләп узганча, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүгенге көндә соралган служба санала. Кызганычка каршы, әлеге службаның эшчәнлегенә шикаять белдерүчеләр саны кимеми.
Контроль-исәпләү палатасы рәисе Җәмилә Хамурзина муниципаль милектән файдалануны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә коррупция очраклары иң күп теркәлгән.
ТР Презилдентының коррупциягә каршы көрәш идарәсе баш советнигы Руслан Гатин законнарның даими үзгәрүчәнлеге һәм алар белән бер адымда атлап барырга кирәклеге турында ассызыклады.
“Әлмәт районы җитәкчелегенең үз проблемасы турында ачыктан-ачык белдерә алуы зур бер нәтиҗә булып тора”, - дип билгеләп узды Руслан Гатин.
Әйтелгәннәрне ассызыклап, Айрат Хәйруллин барлыкка килгән проблемаларның нәрсәгә нигезләнгән булуын ачыкларга, яңадан аларга әйләнеп кайтмас өчен, чаралар күрергә кирәклеген белдерде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте