“Луч” телеканалы аша район башлыгы туры эфирга беренче тапкыр агымдагы елның 27 маенда чыккан иде. Диалогның әлеге формасы әлмәтлеләр арасында киң яклау табып, күп кенә мәсьәләләрнең чишелешнә этәргеч бирде.
1 ноябрь көнне район башлыгы кабаттан туры эфир аша әлмәтлеләрнең сорауларны җаваплар бирде. 45 минут дәвам иткән эфир вакытында сүз Әлмәтнең инфраструктура төзелешенә багышланды.
Иң еш яңгыраган сораулар арасында балалар хастахәнәсендәге чиратлар, велосипед юлы һәм җәяүлеләр йөри торган юлларны чистарту, йортларны капиталь ремонтлау һәм башка проблемалар бар иде.