“Бердәм Россиянең Яшь Гвардия” Әлмәт бүлеге штабы район үзәк хастахәнәсе палаталары буйлап рейд уздырды

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген  “Бердәм Россиянең Яшь Гвардия” Әлмәт бүлеге штабы  район үзәк хастахәнәсенең   Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре   дәвалана торган палаталары буйлап  рейд уздырды.  Алар  өлкән буын кешеләре бәлән аралаштылар,  “Безнең кадерле  ветеран” проекты аша булдырылган махсус палаталарда   дәвалану шартлары белән кызыксындылар, сөйләшеп утырдылар.

 Ветераннар “Табиблар да , шәфкать туташлары да бик игътибарлы, рәхмәт аларга,”  дип үзләренең  мөнәсәбәтләрен  белдерделәр.  Күркәм традиция буенча аларның  һәрберсенә азык–төлек салынган  пакетлар  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International