Әлмәттә торак –коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак –коммуналь хуҗалык   министры  А.М.Фролов  һәм  Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе И.И. Шәйдуллин эш визиты белән Әлмәткә килделәр. Алар  шәһәр пляжында, “Шәмсенур” паркында һәм  Чернешевский урамында  капиталь төзекләндерелә торган   йортта булдылар.

  Объектлар белән танышканнан соң  башкарма комитетта Әлмәт   муниципаль районы башлыгы  Айрат Хәйруллин рәислегендә  торак коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.  Шәһәр күләмендә  әлеге тармакны  камильләштерү  буенча уздырылган комплекслы чаралар хакында фикер алышынды, эш тәҗрибәсе  күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International