Шәһәрнең үзәк мәчетендә «тилява» и «хифз» номинацияләре буенча иң яхшы Коръән укучыларны ачыклау буенча бәйге узды. Чарада катнашучыларны Әлмәтнең имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде. Ул бәйгедә төрле яшьтәгеләр катнашуына бик шат булуын билгеләде. Бәйгедән соң узган бүләкләү тантанасында 1,2,3 нче урынны алучыларга призлар тапшырылды. Коръән уку ярышларының республика турында җиңүчеләрне Хаҗга юллама көтә.