Пилот проект буенча эшләүче 10 нчы мәктәптә “Россия укучылары хәрәкәте” иҗтимагый– дәүләт балалар – яшүсмерләр оешмасының беренче туган көнен билгеләп үттеләр. Әлеге оешма бер ел элек Россия Президенты Владимир Путин Указга кул куйгач төзелде.
Тантаналы чарада әлеге хәрәктнең регионнарда эшләүче кураторы Дарья Пронина һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Римма Хәлимова катнашты.