Әлмәттә мәктәпләр арасында шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивале узды

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Мәгариф идарәсе,  балалар һәм яшүсмерләр иҗаты инициативасы белән КВН фестивале узды.

Фестивальдә 25 мәгариф учреждениесе, алардан 17 команда катнашты.

Командаларның һәрберсе 5 минутлык чыгыш күрсәтте, шуларның нәтиҗәсе буенча жюри нәтиҗә ясый алды.

Иң яхшы командалар төрле номинацияләрдә билгеләнде:

Гран – Прига 11 нче мәктәптән  «Фрак в отражении» командасы лаек дип табылды.

1 урынга 18 нче мәктәпнең  «Википедия» командасы чыкты. 3 нче мәктәпнең  «Black school mafia» командасы, 5 нче мәктәпнең  «Женская логика» , 2 нче Түбән Мактама урта мәктәбенең  «Дольки банана» командалары аеруча яхшылар, дип табылдылар. 3 нче урынга лаек дип 16 нчы мәктәпнең “Матриархат” командасы,  ДОО «Вега» МБУ ДО «ЦДЮТ» ның “Стимул жизни” командалары билгеләнде.  

Мисс КВН дип  “Дольки банана” командасыннан Гарипова Ляйсан, Мистер КВН  дип«Black school mafia” командасыннан Марат Гизатуллин аталдылар.

 «Иң яхшы шаяручы » -  «Википедия» командасы булып чыкты.

Фестиваль һәркемнең күңелендә тирән тәэсир калдырды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International