20 нче урта мәктәп базасында «JuniorSkills» стандартларына туры китереп мехатроника буенча семинар үткәрелде. Чара Әлмәт профессиональ көллияте һәм “Алнас” җәмгыяте белән берлектә үткәрелде.
Семинарда Әлмәт, Зәй, Мамадыш районнарыннан килгән информатика, физика һәм өстәмә белем бирү буенча укытучылар катнашты.
Агымдагы елның август аенда 20 нче мәктәп JuniorSkills буенча җиңүче дип табылган иде. Мәктәп «Мехатроника» компетенциясе буенча төп мәйданчык исеме яулады һәм 1 миллион сум күләмендә грант отты.
Семинарда катнашучыларны мәктәп директоры С.Л. Галанина сәламләде. Ул җиңүләр турында мәгүлүмат бирде. 11 нче сыйныф укучылары Мансур Насыйбуллин һәм Татьяна Шевченко – “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты җиңүчеләре ноябрь башында Екатеринбургта узачак “JuniorSkills Hi-Tech” чемпионатында катнашачаклар.
Әлмәт һөнәри көллият директоры Артур Миннәхмәтов педагогларны JuniorSkills белән таныштырды.
Әлмәт һөнәри көллияте мастеры, WorldSkills эксперты Т.С.Дехтярук семинарда катнашучыларны фән һәм техника нигезләренә төшендерде, мехатрон станциянең ни рәвешле эшләвен күрсәтте.
Семинарда катнашучылар семинарны югары бәяләделәр, бу чара үз чиратында менә дигән аралашу мөмкинлеге дә булып торды.