Әлмәттә “Игелек кыл” хәйрия проекты тормышка ашырыла

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Әлмәт онкология диспансерында башланып киткән бу акция калабызның дәвалау-профилактика учреждениеләрендә дәвам итә.  Әлеге проект Дмитрий Рузанов җитәкчелегендә дөнья күрде. Татарстанның көньяк-көнчыгышының иң талантлы җырчылары, биючеләре, гомумән артистлары тарафыннан дәвалау учреждениеләрендә очрашулар оештырыла. Чаралар ел азагына кадәр дәвам итәчәк.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, Сергей Трофимов башкаруындагы “Яктылык” җыры әлеге чараның төп  символына әверелде, дип әйтергә була.  Туганнарча җылы мөнәсәбәт авыруларның күңелләрен күтәрә, киләчәккә өметле караш уята.

Әлмәткә Бөгелмәдән дәваланырга килеп йөрүче Александр Сардин, әлмәтле Гөлнара һәм башка пациентлар төшенкелеккә бирелергә уйламыйлар. Аларның барысы да авыруны җиңәчәкләренә ышаналар.

Лилия Сабитова, ӘМР ның сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International