Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин бүген район активы белән дүшәмбе киңәшмәсе уздырды.
Киңәшмә башында район башлыгы Әлмәтнең Стартап башкаласы-2017 исеменә лаек булуын билгеләп узды. Әлеге уңайдан калабызда “Кванториум” балалар технопаркы ачылачагын бәян итте һәм узган атнада булган мөһим вакыйгаларга тукталды.
Түбән Мактама бистәсендәге яңа микрорайонда яшәүчеләр, “Бизнес һәм хакимият” формасында эшмәкәрләр белән булган очрашуларны әйтеп узды.
Алга таба “Халык контроле” турында сүз барды. Быел бу уңайдан кергән уведомлениеләрнең 70 процентка күбрәк булуы халыкның бу системага ышанычын дәлилли, диде Айрат Ринатович.
Район башлыгы бадминтон буенча калабызда беренче тапкыр старт алган ярышларның Әлмәт спорт тарихында тирән эз калдырачагын билгеләп узды.
Дүшәмбе киңәшмәсендә Дәүләт реестрының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Эльвира Әблиева чыгыш ясады. Ул агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, яңалыклар белән таныштырды.
2017 елның 1 гыйнварыннан җир милкенең чикләрен билгеләмәгән, кадастрын теркәтмәгәннәр милекләрен сата, алыштыра алмаячаклар. Бу турыда бүгеннән кайгыртырга кирәк, - дип белдерде Эльвира Бастамовна.
Бу турыда тулырак мәгүлүматны “Дәүләт федераль реестры”ның Әлмәт филиалы начальнигы Лилия Хәбибуллина җиткерде.
Мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов үзенең чыгышында “Кванториум” балалар технопаркын 2016-2020 елларга федераль финанслауны күздә тотып, конкурс буенча сайлап алуда катнашуын хәбәр итте. «Кванториум» технопаркы «Буровик» санаторие каршында оешкан, бу максатларда 35700 сум акча бүлеп бирү каралган, шуларның - 22070 мең сумы федераль бюджеттан, ТР бюджетыннан – 13630 мең сум каралган.
«Знамя труда» газетасы баш редакторы Рөстәм Гәрәев «Знамя труда», «Әлмәт таңнары» газеталарына язылу барышы турында сөйләде, әбүнәчеләр өчен әзерләнгән бүләкләр барлыгын хәбәр итте.
Газетада башкарма комитет белән берлектә торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган кушымта, 4 биттә ай саен норматив-хокукый документлар, “Халык контроленә” кергән иң популяр сорауларның һәм башкаларның урын алачагын бәян итте.
Айрат Хәйруллин җирле газеталарга актив язылырга кирәк, дип белдерде.
Дүшәмбе киңәшмәсе азагында агымдагы атнага планлаштырылган чаралар атап чыгылды.
1 ноябрь көнне “Луч” телеканалында район башлыгы Айрат Хәйруллин белән турыдан-туры элемтә узачак.
Сөйләшү темасы – шәһәр үсеше һәм аны төзекләндерү
3 ноябрьдә Әлмәт нефть институтының 60 еллыгын билгеләп үтү. Бу көнне ТР Президенты Рөстәм Миннехановның килүе көтелә.
Энже Хәсәншина, Дмитрий Тимошенков фотолары
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте