Һәрбер гаиләдә дә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган кеше бар. Кызганычка каршы, хәбәрсез югалганнар турында фотосурәтләрдән кала, башка бернинди дә мәгълүмат юк, диярлек.
Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов сугыш кырларында вафат булган солдатларның кайда һәм ничек күмелүләре турында мәгълүмат җиткерде. 8 миллион кеше бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган булып саналуын бщян итте. Черепанов http://obd-memorial.ru сайты турында сөйләде. «Мемориал» базасы күп гаиләләргә хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм иткән.
Михаил Черепанов әлмәтлеләрне хәбәрсез югалганнарны эзләүдә хезмәттәшлек алып барырга өндәде.
Регина Садыкова, “Альметьевский вестник” газетасы