Әлмәттә беренче тапкыр бадминтон буенча ярышлар узды

2016 елның 29 октябре, шимбә

Бадминтон – спортның иң мавыктыргыч төре. Әлмәттә, район башлыгы Айрат Хәйруллинның тырышлыгы белән,  бадминтон буенча ярышларга старт бирелде.

 Ярышларны тантаналы ачу шәһәрнең  2 нче урта мәктәбенең теннис залында үтте. Әлеге вакыйга белән әлмәтлеләрне Айрат Хәйруллин, ТРның бадминтон Федерациясе Президенты Юрий Чаплыгин, ТР бадминтон Федерациясе Күзәтчелек советы башлыгы Алексей Демидов чыгыш ясадылар.

- Бүген Әлмәт тарихында зур вакыйга–  бадминтон буенча ярышлар үтә. Бу бик динамик спорт төре. Ярышларда катнашучыларның барысына да  уңышлар телим! – диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Бадминтон буенча ярышлар төрле категорияләрдә оештырылды. Уенчылар өч төркемгә бүленде: кызыксынучылар, башлаучылар һәм җитәкчеләр. Үзләренең уен осталыкларын Росииянең җыелма командасы спортчылары да күрсәтә салдылар.  

Бадминтон турында сөйләшү матбугат конференциясендә дәвам иттерелде. Әлмәттә әлеге спорт төрен үстерү мөмкинлекләре, республика һәм Россия югарылыгындагы җиңүләр, бадминтонның сәламәтлеккә файдасы турындагы сорауларга Айрат Хәйруллин, Юрий Чаплыгин, Алексей Демидов җавап бирделәр.

Без республика шәһәрләре буйлап күп йөрибез. Талантлы шәп уенчылар безгә бик кирәк. Ышанам, Әлмәттә дә бадминтон йолдызлары кабыныр әле,  - дип белдерде Юрий Чаплыгин журналистлар белән очрашу барышында.   

Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль  районы матбугат хезмәте

 

 

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International